Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышы

2015 елның 20 марты, җомга

Татарстан башкарма хакимияте органнарының 2014 елгы эшчәнлеге турында хисап тоту бүген ачылган бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышында көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә булачак.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Президиум 42 мәсьәләне, шул исәптән 11 республика законы проектын, шулай ук  28 федераль закон проектын һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативаларын парламентарийлар карап тикшерүенә кертте. Исегезгә төшерәбез, 2014 ел өчен Татарстанның башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турындагы хисап ТР Дәүләт Советына 10 мартта керде һәм инде парламент комитетлары тарафыннан карап тикшерелде. Парламент утырышында “Кешеләр массасы булган объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм федераль законнарга үзгәрешләр кертү турында”гы Карар кабул ителер дип планлаштырыла, анда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә янгын күзәтчелеген көчәйтүнең хокукый ягын эшләү бурычы йөкләнә.
Беренче укылышта “Яшь ярымнан башлап өч яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче аерым граждан категорияләренә ай саен акчалата түләү турында” закон проектлары, шулай ук республиканың Административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары һәм “Торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында”, “Автомобиль юллары һәм Татарстан Республикасы территориясендә юл эшчәнлеге турында”, “Дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында”, “Намус иреге һәм дини берләшмәләр турында”, “Шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында” һ.б. закон проектлары карап тикшерү өчен әзерләнде.
Өченче укылышта “Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында”гы республика законына һәм Татарстанның Экология кодексына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектлары карап тикшереләчәк.


ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек бүлеге материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International