“Адмирал” СҮ объектына карата өстәмә аңлатма

2015 елның 13 марты, җомга

2013 елның 5 мартында һәм 2014 елның 27 октябрендә Казан шәһәренең Киров районы Прокуратурасы, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белгечләрен җәлеп итеп, “Адмирал” СҮ тикшерде. Казан ш. Киров районы Прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү материаллары ачыкланган бозуларны бетергәнчегә кадәр сәүдә үзәге эшчәнлеген туктатып тору өчен судка җибәрелде.

Шулай ук тикшерү барышында объектта башкарылган эшләрнең РФ Шәһәр төзелеше кодексының 1 ст. 14 п. нигезендә үзгәртеп кору буенча эшләрдән гыйбарәт булмавы (үзгәртеп кору (реконструкцияләү) – капиталь төзелеш объектларының, аларның өлешләренең параметрларын (биеклеген, катлар санын, мәйданын, җитештерү егәрлеге күрсәткечләрен, күләмен) һәм инженерлык-техник тәэминат сыйфатын үзгәртү) һәм нәтиҗәдә дәүләт төзелеш күзәтчелегенә җәлеп ителмәве ачыкланды.

Элегрәк аңлатып узганча, “Адмирал” сәүдә үзәгендә төзү, үзгәртеп кору эшләре башлану турында Инспекциягә хәбәр җиткерелмәде, шуның нәтиҗәсендә объектта дәүләт төзелеш күзәтчелеге башкарылмады һәм объектның техник регламентларның һәм проект документларының таләпләренә туры килүе турында Инспекция тарафыннан ярашлылык турында бәяләмә бирелмәде.

 

ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International