Россиянең төзелеш министры Михаил Мень Татарстан Республикасы Президенты һәм губернаторлар белән очрашты

2015 елның 13 марты, җомга

Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень 12 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Пермь крае губернаторы Виктор Басаргин һәм Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашты.

Очрашу барышында министр Михаил Мень төбәкләрнең башлыклары белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, шулай ук күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча төбәкара программаларның үтәлеше, гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү һәм “Россия гаиләсе өчен торак” программасында катнашу мәсьәләләре хакында сөйләште.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2008-2014 елларда Татарстан Республикасында  8,168 мең күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган һәм 1,7 миллион кешенең торак шартлары яхшыртылган. Шушы ук чорда элегрәк аварияле торакта яшәгән 33,1  мең граждан яңа фатир алган. Ул билгеләп узганча, 2015 елгы капиталь ремонт программасына 999 бина кертелгән, республикада аны сентябрьгә хәтле башкарырга планлаштыралар. Яңа торак төзелешенең күләме буенча лидер булган РФ субъектлары арасында Татарстан Республикасы беренче унлыкка керә: узган елда 2,4 млн. кв. м торак тапшырылган. “Россия гаиләсе өчен торак” программасына да Татарстан беренчеләрдән булып керде һәм 2017 ел уртасына кадәр эконом-класслы 1,5 млн кв метр торак тапшырырга планлаштырыла.

Пермь крае губернаторы Березники шәһәрендәге техноген авария зонасына эләккән йортларда яшәүчеләрнең кыенлыклары турында сөйләде. Узган елда Россия Төзелеш министрлыгы белән Пермь крае Хөкүмәте арасында БКПРУ-1 руднигындагы техноген авария нәтиҗәсендә яшәү өчен яраксыз дип танылган торак фондыннан гражданнарны күчерү өчен 1,25 миллиард сум күләмендә субсидия бүлеп бирү турындагы килешү имзаланган. Әлеге акча 2 мең гаиләне күчерүгә тотылачак.

Соңгы 5 елда Пермь краенда 2,66 мең күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган, төбәктә яшәүче 300 меңнән артык кешенең торак шартлары яхшыртылган. Аварияле тораклардан инде 15 мең кеше күчерелгән. Төбәкнең тагын 17 районында 206 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла, анда 30 меңгә якын кеше яши. Узган елда төбәктә 1,1 миллион квадрат метр торак тапшырылган, “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында 2017 ел уртасына кадәр эконом-класслы 770 мең кв. метр торак тапшыру күздә тотыла.

Александр Карлин сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү, транспорт системасын үстерү программасы, шулай ук төбәкнең 2015 елгы ташу чорына әзерлеге турында сөйләде. Крайда хәзерге вакытта узган елгы ташу чорында зыян күрүче районнар исемлеген алу эше алып барыла. Гражданнарның күбесе яңа йортларга күчерелгән яки торак сертификатларын гамәлгә ашырган, мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерелгән. Алтай краенда актив рәвештә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм гражданнарны аварияле торактан күчерү эшләре алып барыла: инде 4,2 мең күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган һәм 514,7 мең кешенең торак шартлары яхшыртылган. 2014 елда Алтай краенда 726 мең. кв. м яңа торак төзелгән. Төбәк “Россия гаиләсе өчен торак” программасында катнаша, аның кысаларында эконом-класслы 50 мең квадрат метр торак төзеләчәк.

Министр ветераннарның проблемаларын хәл итүне әһәмиятле дип билгеләде: «Быел без турыдан-туры сугышта катнашканнарның барысын да тораклы итәргә тиеш. Әгәр моның өчен төбәк законнарын үзгәртү кирәк булса, аны эшләргә кирәк», - диде ул.

 

Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International