Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм аңлатмалар бирә

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең “Адмирал” СҮ объектында дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкаруга карата мөрәҗәгатьләре нигезендә Инспекция аңлатмалар үткәрә.

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең “Адмирал” СҮ объектында дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкаруга карата мөрәҗәгатьләре нигезендә Инспекция түбәндәгеләр хакында мәгълүмат җиткерә.

РФ Хөкүмәтенең 2003 елның 1 февралендәге “Россия Федерациясенең дәүләт төзелеш күзәтчелеге турында”гы №54 Карары нигезендә Инспекция тарафыннан дәүләт төзелеш күзәтчелеге төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның һәм проект документларының таләпләренә ярашлылыгы турында бәяләмә бирелгән датага кадәр эшләр башлану турында хәбәр алынганнан көннән башлап гамәлгә ашырыла.

“Урак һәм чүкеч” (“Серп и молот”) металл конструкцияләре заводы бинасын “Адмирал” сәүдә үзәге буларак үзгәртеп корганда әлеге объектны төзи, үзгәртеп кора башлау турында Инспекциягә хәбәр ирешмәде. Шуңа бәйле рәвештә әлеге объектта дәүләт төзелеш күзәтчелеге башкарылмады һәм Инспекция тарафыннан ярашлылык турында бәяләмә дә бирелмәде.

 

ТР ДТКИ матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International