2015 елда юлларны үстерүгә Татарстан федераль бюджеттан 2 миллиард 285 миллион сумнан артык бюджетара трансферт алачак. Юл хуҗалыгы өлкәсендә илнең социаль-икътисади үсеше өчен эре, аеруча әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруны күздә тотучы төбәкара программаларның максатчан күрсәткечләренә ирешү өчен республикага 850 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Тагын 1 миллиард 445 миллион сумны Татарстан төбәкара һәм муниципальара, шулай ук җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларның үткәрүчәнлек мөмкинлеген җәелдерүгә һәм арттыруга алачак. “Транспорт системасын үстерү” РФ дәүләт программасының “Юл хуҗалыгы” кече программасы кысаларында РФ Хөкүмәте карары белән юл хуҗалыгы өлкәсендә төбәкара программаларда каралучы чараларны гамәлгә ашыру өчен 2015 елда федераль бюджеттан төбәктәге бюджетларга бюджетара трансфертлар бүлеп бирү кагыйдәләре Россия Хөкүмәте карары белән расланган. Шушы максатлар өчен федераль бюджетта 2015 ел өчен 69 млрд. 319 млн. сум акча каралган. Алар Россия Президентының 2012 елның 22 декабрендәге йөкләмәләр исемлеген үтәү кысаларында бирелә.
Татар-информ