Барлык Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары да Бөек Җиңүнең 70 еллыгына торак шартларын яхшыртсын өчен төбәкләргә норматив базага төзәтмәләр кертергә тәкъдим ителде

2015 елның 6 марты, җомга

Барлык Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына торак белән тәэмин ителергә тиеш. Әлеге мәсьәләне чишү юллары хакында Россия Федерациясенең төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень төбәкләр белән 6 мартта Россиянең Төзелеш министрлыгында булып узган Бөтенроссия видеоселектор киңәшмәсендә сөйләште.

Төбәкләр 2008 елның 7 маендагы №714 Президент Указының җирлекләрдә ни рәвешле тормышка ашырылуы, күпме Бөек Ватан сугышы ветераннарының, инвалидларының, һәлак (вафат) булган инвалидларның һәм сугышта катнашучыларның гаилә әгъзаларының инде торак белән тәэмин ителүе һәм агымдагы елда тәэмин ителәчәге, шулай ук төбәкләрдә торак шартларын яхшырту буенча тагын нинди чаралар күрелүе хакында хисап тоттылар. Барлыгы исә, 2008 елдан башлап, 281 кеше торак шартларын яхшырткан, әлеге максатларга 295,3 млрд сум акча тотылган. Агымдагы елда 10 мең кешене күчерү планлаштырыла, әлеге граждан категорияләрен торак белән тәэмин итүгә бюджеттан 12,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

Киңәшмәне ачып, Михаил Мень төбәкләрдәге вәзгыятьнең әһәмиятле булуын ассызыклап үтте: «Хәзерге вакытта торак шартларын яхшырту буенча чиратта 15,2 мең сугыш ветераны, инвалиды һәм аларның гаилә әгъзалары тора, алардан иң күбе 2,5 мең кеше – турыдан туры сугышта катнашкан. Әгәр дә барлык кешеләр дә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына торак мәсьәләсен хәл итсә - гадел булыр, хәтта быел чиратка эләкмәгән булса да. Әлеге мәсьәләне хәл итү зарурлыгына вице-премьер Ольга Голодец та күрсәтте. Әгәр дә үз законнарына үзгәрешләр кертсәләр, төбәкләр бу максатка ирешә ала, федерациянең берничә субъекты шулай эшләде инде».

Нигездә, Волгоград түрәләре субъектның закон чыгару актларына быел барлык ветераннарның һәм сугыш инвалидларының торак проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә торган үзгәрешләр керткән. Бу төбәктә 164 кеше чират тора, аларның 135 се федераль бюджет хисабына якын киләчәктә торак белән тәэмин ителәчәк.

Мәскәүдә һәм Мәскәү яны төбәкләрендә бу проблема тулысынча хәл ителгән. Мисал өчен, ил башкаласында соңгы айларда чиратка басканнардан кала, барлык ветераннар да торак белән тәэмин ителгән. «Тулаем алганда, бу категориядәге гражданнарны тораклы итү өчен ике ай чамасы вакыт сарыф ителә, шуңа күрә чиратка басканнар да Җиңү көненә торак алачак», - дип хәбәр итте шәһәр хакимияте вәкиле.

Михаил Мень, төбәкләрнең хисапларын тыңлаганнан соң: «Ветераннарны һәм һәлак булганнарның гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итү ничек хәл ителгәнлеген без күзәтеп торачакбыз. Ветераннан кергән һәр шикаять, һәр бәхәсле очрак җитди тәртиптә җайга салыначак», - диде.

Министр билгеләп узганча, киңәшмә нәтиҗәләре буенча РФ Хөкүмәтенә чиратта торучы 5,2 мең кешене якын арада торак белән тәэмин итү өчен өстәмә акча бүлеп бирү гозере белән хат җибәреләчәк.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, төбәкләрдә БВС ветераннарын, һәлак (вафат) булган ветераннарның гаилә әгъзаларын һәм БВС катнашучыларны исәпкә кую эше дәвам иттереләчәк


Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International