Төбәкләрдә гражданнарга “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча проектлар хакында тулы мәгълүмат бирелергә тиеш.
Россия төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның Торак сәясәте өлкәсендәге комиссия утырышында “Россия гаиләсе өчен торак” программасын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Утырыш 5 март көнне РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында узды.
Россия төзелеш министрлыгы вәкиле, Торак сәясәте департаменты директоры урынбасары Никита Стасишин ассызыклап узганча, эконом класслы торак күләмен арттыру – “Россия гаиләсе өчен торак” программасының төп максаты булып тора. Программада 2017 ел азагына кадәр эконом класслы 25 миллион квадрат метр торак төзү планлаштырыла.
Бүген программада 63 төбәк катнаша, алар 19 миллион квадрат метр күләмендә эконом класслы торак күләмен кертергә җыена. 48 субъектта программа кысаларында җир кишәрлекләрен, төзүчеләрне һәм проектларны сайлау эше төгәлләнде.
“ТИКА” ААҖ мәгълүматларына караганда, сайлап алынган җир кишәрлекләрендә (шул исәптән проектлардан һәм төзүчеләрдән башка сайланган урыннарда) эконом класслы торак төзелешенең гомуми күләме бүген 10,6 млн кв. метр тәшкил итә. РФ субъектларының җыелма реестрларына 1804 гаилә кертелгән.
Россиянең Төзелеш министрлыгы