Хатын-кызлар “хатын-кызныкы булмаган” һөнәрдә

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Үзенең эше турында гүзәл ханым һәм дәүләт төзелеш күзәтчелегенең тәҗрибәле белгече, ТР ДТК инспекциясе төбәкара органының капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча №1 бүлек башлыгы - Фалова Марина Николай кызы сөйли.


- Марина ханым, хәерле көн! Сезнең хезмәт стажыгыз турында белүе бик тә кызыклы булыр иде. Үзегезнең беренче эшегез турында сөйләгез әле.

- Хәерле көн! 1978 елда мәктәпне тәмамлап, мин ТР Статистика идарәсенең Хисаплау үзәгендә хисаплау машиналары операторы булып эшли башладым. Шул ук елны Казан инженерлык-төзелеш институтына кичке бүлеккә “Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше” факультетына укырга кердем. 1980 елда С.П. Горбунов исемендәге заводның төзелеш цехына технолог булып күчтем. Бу бик мавыктыргыч вакыт булды. Ул чакта завод хезмәткәрләр өчен тораклар һәм балалар бакчалары төзеде. Завод хезмәткәрләре әлеге объектлар төзелешендә нык тырышлык куйды, үзләренең булачак фатирларын торгызганда төзелеш һөнәрен үзләштерде. Завод төзелешләрендә эшенә мөкиббән һәм хезмәт сөючән кешеләр эшләде.

- Дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасында Сез күптән эшлисезме?

- Дәүләт төзелешен күзәтү системасына мин 1989 елда килдем, ул вакытта бу Казан шәһәре объектларында дәүләт архитектура төзелеш контрольлеге хезмәте (ДАТК) иде. Мин шәһәрнең Мәскәү, Киров һәм Вахитов районы объектларында контрольлек иттем. 2002 елда ДАТК идарәсе Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе составына кертелде.

- Шушы еллар эчендә төзелешнең сыйфаты үзгәрдеме?

- Бу еллар эчендә төзелешнең сыйфаты үзгәреп кенә калмыйча, төзелеш конструкцияләрен торгызуның, эшләнмәләр һәм материаллар җитештерүнең дә күп кенә яңа технологияләре барлыкка килде, бу исә безгә шәһәребездәге яңа кызыклы, хәтта кабатланмас объектларны күрү мөмкинлеген бирә. Бу кешеләр яшәү өчен төзекләндерелгән һәм барлык уңайлылыклары булдырылган менә дигән торак комплекслары да, 2013 елдагы Универсиадага дип төзелгән гүзәл объектлар да.

- Сезгә кайчан да булса хатын-кыз төзелеш тармагында профессионал була ала, дип исбатларга туры килдеме? Хатын-кызга “хатын-кызныкы булмаган” һөнәрдә авыр түгелме?

- Мин төзүче – хатын-кыз һөнәре түгел дигән гыйбарә белән килешмим. Чөнки табигатьтә дә бит хатын-кызның урыны йорт, гаилә учагын тотып торучы, булачакны тудыручы буларак билгеләнгән. Шунысын истән чыгармаска кирәк, төзелеш объектлары  - ул кыенлыклар һәм авырлыклар гына түгел, ул бит әле иҗат та, тәҗрибә дә һәм гүзәл нәтиҗәләр дә. Шуңа өстәп, заманча төзелеш технологияләре төзелеш мәйданнарында яхшы хезмәт шартлары тудырырга мөмкинлек бирә.

- Чын хатын-кыз нинди булырга тиеш?

- Минемчә, асыл хатын-кыз ул, иң беренче чирата, гаиләдә, һөнәрендә һәм җәмгыятьтә үз урынын тапкан, бәхетле хатын-кыз.

- Марина ханым, дәүләт хезмәткәре буларак, Сезгә шушы темага кагылышлы берничә сорау бирәсе килә. “Дәүләт хезмәте” Сезнең өчен нәрсә ул?

- Дәүләт хезмәте минем өчен – ул, барыннан да элек, үз хезмәт вазифаларыңны оста итеп башкару, белем дәрәҗәңне даими үстереп тору һәм, әлбәттә инде, кешеләргә битараф булмаска тырышу.

- Сезнеңчә, дәүләт хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Дәүләт хезмәткәре – ул командада эшли белән торган, игътибарлы һәм ярдәмчел профессионал.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Очрашканга кадәр!

 

Үзенең эш үзенчәлекләре һәм ирләр коллективында эшләүнең җиңел булу-булмау хакында ТР ДТК инспекциясе төбәкара органының капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча №5 бүлек консультанты Галимова Ләйсән Гыйльфан кызы сөйли.


- Ләйсән ханым, исәнмесез! Үз һөнәрегез турында сөйләгез әле. Сез аны ни рәвешле һәм ни өчен сайладыгыз?

- Минем бүгенге һөнәрем беренче эш көнемдә үк билгеле булды. Казан дәүләт медицина университетының медик-профилактик факультетын тәмамлаганнан соң 2000 елда Казан шәһәре Дәүләт санэпидемкүзәтү үзәгенең шәһәр төзелеше гигиенасы бүлегенә урнаштым. Бүлекнең максаты кишәрлекне сайлап алып, проект документларына экспертиза ясалганнан алып объектны файдалануга тапшырганчы санитар күзәтчелек итүдән гыйбарәт иде. Күргәнегезчә, эш күпкырлы һәм бик кызыклы. Шуңа күрә, төзелеш барышында объектларны санитар-эпидемиологик күзәтү функциясе дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына тапшырылганнан соң, 2008 елда мин ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә эшли башладым.  

- Эшегездә Сезгә барыннан да бигрәк нәрсә ошый?

- Минем эшемдә кызыклы һәм яңалыклы әйберләр күп, чөнки һәр төзелеш объекты проекты белән дә, коллективы белән дә бер-берсен кабатламый. Шуңа күрә даими рәвештә профессия белгече кебек тә, өлешчә, психолог буларак та үсәргә туры килә.

- Сез тулысынча ирләр арасында эшлисез. Мондый коллективта эшләүнең өстенлекләре бармы?

- Бары тик хатын-кызлар коллективында озак эшләп кенә, ирләр коллективын чын-чынлап аңларга мөмкин. Нәкъ менә ирләр коллективында бер-береңә ярдәм итү, булышу, бигрәк тә хатын-кызларга карата дустанә мөнәсәбәт аеруча нык сизелә.

- Сез – дәүләт хезмәткәре. Бу Сезнең өчен нәрсә дигән сүз?

- Дәүләт хезмәткәре статусы минем өчен – ул, бер яктан, дәүләт һәм гражданнар алдында намуслылык һәм зур җаваплылык, икенче яктан – дәүләт ягыннан якланган булу һәм сине кайгыртулары. 

- Дәүләт хезмәткәре статусы өстәмә җаваплылык өстиме?

- Әлбәттә, дәүләт хезмәте өстәмә бурычлар өсти: даими рәвештә үсү, һөнәри белемнәреңне арттыру, иҗтимагый-сәяси тормыш белән кызыксыну, үз гамәлләреңә һәм шәхси мәнфәгатьләреңә карата җаваплы булу.

- Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә!



Пресс-служба ГСН РТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International