Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе һәр хезмәткәренең һөнәри белемнәре югары стандартларга туры килүе турында кайгырта.
Бүген Инспекциядә җитәкчеләр, җитәкче урынбасарлары, территориаль органнарның бүлек башлыклары биләгән вазифаларына туры килү-килмәүгә карата аттестация узды.
Аттестацияләү комиссиясендә Инспекция башлыгы В.А. Кудряшов рәислегендә Инспекция башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, “АБАДА” фәнни-интеграция берләшмәсе Фәнни-методологик тәэминат департаменты җитәкчесе, ф.ф.к. Л.К. Сафиуллин, Хокукый идарә башлыгы в.б. Ю.А. Донская, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Г.И. Мөхәммәтҗанова һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко катнашты.
Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренә карата үткәрелгән аттестация нәтиҗәсендә Инспекциянең 10 дәүләт гражданлык хезмәткәре биләгән вазифасына туры килү буенча аттестация узды.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте