2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы итеп игълан ителде. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бу хактагы боерыгы республика башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган. Ел “җәмәгатьчелек игътибарын территорияләрне комплекслы үстерү, аларны төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләренә җәлеп итү максатларында” игълан ителде.
Парклар һәм скверлар елы уңаеннан Татарстанның төньяк-көнчыгыш өлешендәге 11 муниципаль районда 500 мең данәдән артык зур агачлар утырту планлаштырыла. Яшелләндерү процессы гомумән алганда 800 гектардан артык мәйдандагы паркларга һәм скверларга кагылачак.
tatar-inform.ru һәм business-gazeta.ru материаллары буенча ТР ДТКИ матбугат хезмәте