Төбәкләрдә шәһәр төзелеше законнары үтәлешен мониторинглауның беренче нәтиҗәләре чыгарылды

2015 елның 27 феврале, җомга

Төбәкләрдә шәһәр төзелеше законнары үтәлешен мониторинглау буенча штабның икенче утырышында административ киртәләрне киметүгә бәйле хәлләр турында сөйләштеләр. Киңәшмәне 27 февральдә Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень үткәрде.

Ведомство башлыгы искәрткәнчә, Президент кушуы буенча, Төзелеш министрлыгы тарафыннан төбәкләрдә актив рәвештә төзелеш өлкәсендәге процедураларның тулы исемлеген кертү эше башкарыла. “Бүгенге көндә төбәкләрдә аларның территорияләрендә норматив-хокукый актларны торак төзелеше өлкәсендәге процедураларның тулы исемлегенә туры китерүне контрольдә тоту оештырылды”, - дип ассызыклады Михаил Мень.

Министр урынбасары Наталья Антипина сөйләгәнчә, бүген тулы исемлекне алга таба оптимальләштерү буенча актив эш алып барыла, нигездә №94 РФ Хөкүмәте карары (2015 елның 4 февралендә) кабул ителде, тулы исемлеккә кертелгән кирәгеннән артык һәм берсен-берсе кабатлый торган процедураларны гамәлдән чыгару өчен кирәкле булган федераль закон проектларын һәм РФ Хөкүмәте актларын әзерләү планын эшләү төгәлләнде.

2015 елда төбәкләрдә норматив-хокукый актларны торак төзелеше өлкәсендәге процедураларның тулы исемлегенә туры китерүне, шул исәптән 10.04.2014 ел, №570 РФ Хөкүмәте карары белән расланган РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелек күрсәткечләрен мониторинглау кысаларында контрольдә тоту эше дәвам иттерелә, “АСИ” АКБО һәм РФ ССП белән берлектә торак төзүчеләр арасында анкета уздыру, төбәкләрдә “контроль сатып алулар” оештыру планлаштырыла.

Моннан тыш, прокуратура тарафыннан бүген әлеге эшне башкару актив рәвештә контрольдә тотыла. Генераль прокуратура вәкиле мәгълүматларына караганда, әлеге исемлекне раслаганнан бирле төбәкара һәм муниципаль дәрәҗәдәге ике мең тирәсе законсыз норматив-хокукый акт ачыкланган.

Бозулар ачыкланган төбәкләр арасында:

Башкортстан Республикасы, Бурятия Республикасы, Ингушетия Республикасы, Коми Республикасы, Саха (Якутия) Республикасы, Төньяк Осетия – Алания Республикасы, Татарстан Республикасы, Тыва Республикасы, Чечня Республикасы.   

Алтай крае, Байкал арты крае, Краснодар крае, Красноярск крае, Пермь крае.

Архангельск өлкәсе, Владимир өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Иванов өлкәсе, Калуга өлкәсе, Киров өлкәсе, Кострома өлкәсе, Липецк өлкәсе, Магадан өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Ростов өлкәсе, Саратов өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Смоленск өлкәсе, Томск өлкәсе, Тула өлкәсе, Еврей автоном өлкәсе.

 

Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International