Инспектор аңлата: Тикшерүләр программасы нинди максат белән эшләнә?

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Сорау: Тикшерүләр программасы нинди максат белән эшләнә?

Җавап: Тикшерүләр программасы инспектор тикшерүгә чыгарга хокуклы булган нигезләрнең берсе булып санала (Рәсми сайтның “Инспектор аңлата” бүлегендә 2015 елның 13 февралендәге «Инспектор нинди нигезләрдә тикшерү үткәрә ала?» дигән сорауга җавапны карагыз).

Тикшерүләр программасы капиталь төзелеш объектының конструктив һәм аны төзү, үзгәртеп кору эшләрен башкару кебек башка үзенчәлекләрен, алга таба аннан файдалану шартларын, шулай ук техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләре нигезендә исәпкә алынырга тиешле башка факторларны исәпкә алып, төзелеш объектында күзәтчелек эшчәнлеген планлаштыру өчен Инспекциянең вазифаи заты тарафыннан эшләнә.

Тикшерүләр программасы Инспекциядә (территориаль органнарда) эшләр башлану турында хәбәр алынганнан соң 7 эш көне дәвамында эшләнергә тиеш.

Тикшерүләр программасында түбәндәге белешмәләр күрсәтелә:

а) РФ ШрК 48 статьясының 12 өлешендәге 6 пунктында каралган капиталь төзелеш объектын төзүне оештыру проекты (алга таба – капиталь төзелеш объектын төзүне оештыру проекты) нигезендә билгеләнә торган, тикшерелергә тиешле эшләр исемлеге;

б) һәр тикшерү предметы;

в) капиталь төзелеш объектын төзүне оештыру проекты белешмәләре нигезендә билгеләнә торган һәр тикшерүне үткәрүнең якынча вакыты;

г) һәр тикшерүне үткәрүгә дәүләт төзелеш күзәтчелеге органы вазифаи затының чама белән сарыф ителәчәк вакыты;

д) дәүләт төзелеш күзәтчелеге органы вазифаи заты тарафыннан тикшерү үткәрер өчен кирәкле булган башка мәгълүматлар.

Программа 2 нөсхәдә төзелә, аның берсе дәүләт төзелеш күзәтчелеге органында кала, икенчесе – төзүчегә яки техник заказчыга җибәрелә (тапшырыла).

Искәрмә: Инспекция эшчәнлегенә карата иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар архивы белән "Матбугат хезмәте. Инспектор аңлата" бүлегендә танышырга мөмкин. Мәгълүмат рус һәм татар телләрендә.


 ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International