Инспектор аңлата: ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары күзәтү объектларында нәрсә тикшерә?

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сорау: ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары күзәтү объектларында нәрсә тикшерә?

ҖавапРФ Шәһәр төзелеше кодексының 54 ст. буенча инспекторлар түбәндәгеләрне тикшерә:

1) капиталь төзелеш объектын төзү, үзгәртеп кору барышында эшләр башкаруның һәм кулланылучы төзелеш материалларының таләпләргә, шулай ук мондый эш нәтиҗәләренең техник регламентларның, проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергиянәтиҗәлелек һәм капиталь төзелеш объектының файдаланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүен;

2) төзү өчен рөхсәт булу-булмауны;

3) РФ ШрК 52 статьясының 2 һәм 3 өлешләрендәге таләпләрнең үтәлешен:

  • 2 өлеш. Капиталь төзелеш объектын төзү, үзгәртеп кору буенча капиталь төзелеш объектларының иминлегенә йогынты ясый торган эш төрләре бары тик үзен-үзе җайга салучы оешма тарафыннан мондый төр эшләргә бирелгән рөхсәте булган шәхси эшмәкәрләр яисә юридик затлар тарафыннан гына башкарылырга тиеш. Капиталь төзелеш объектын төзү, үзгәртеп кору буенча башка төрле эшләр теләсә нинди физик яки юридик затлар тарафыннан башкарылырга мөмкин.
  • 3 өлеш. Капиталь төзелеш объектын төзүне, үзгәртеп коруны башкаручы зат (алга таба – төзелеш башкаручы зат) төзүче яисә төзүче яки техник заказчы тарафыннан шартанамә нигезендә җәлеп ителә торган физик яки юридик зат булырга мөмкин. Төзүне башкаручы зат капиталь төзелеш объектларын төзү, үзгәртеп кору, капиталь ремонтлау буенча эшләрне оештыра һәм координацияли, күрсәтелгән эшләр барышында проект документларының, техник регламентларның таләпләрен үтәлүне, куркынычсызлык техникасы саклануны тәэмин итә һәм башкарылган эшләрнең сыйфаты һәм аларның проект документларындагы таләпләргә туры килүенә карата җаваплы була. Төзүне башкаручы зат капиталь төзелеш объектын төзү, үзгәртеп кору, капиталь ремонтлау буенча, мондый зат әлеге статьяның 2 өлешендә каралган таләпләргә җавап биргәндә, мөстәкыйль рәвештә һәм (яисә) әлеге таләпләргә туры килүче башка затларны җәлеп итеп, аерым эш төрләрен башкарырга хокуклы.

Искәрмә: Инспекция эшчәнлеге хакында еш бирелә торган җавапларның архивы белән "Матбугат хезмәте. Инспектор аңлата" бүлегендә танышырга мөмкин. Мәгълүмат рус һәм татар телләрендә.


ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International