Казанда «Милләтләр кроссы – 2014» Бөтенроссия йөгерү көне узды

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Казанда яшәүче 20 меңнән артык кеше Kazan-Arena стадионы янында булып узган зур күләмле “Милләтләр кроссы - 2014” спорт чарасында катнашты. Спорт бәйрәмен тантаналы рәвештә ачып җибәрү чарасында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм 2012 елдагы олимпия чемпионкасы, Универсиада-2013 чемпионкасы Юлия Зарипова катнашты.

А.Песошин чарада катнашучыларны сәламләде һәм аларның барысына да сәламәтлек теләде. Ул быел “Милләтләр кроссы”ның Россиянең 80 артык субъектында үткәрелүен искә төшерде.

«Һава торышы бик әйбәт, күтәренке кәеф! Әлеге бәйрәм – Бөтенроссия йөгерү көне белән барчагызны да котлыйм», - диде республиканың яңа яшьләр эшләре һәм спорт министры. Ул бүген стартка чыккан барча кешегә дә рәхмәтен җиткерде.

«Бүген биредә Казанның иң модалы кешеләре генә җыелган, чөнки спортчы булу модалы», - дип ассызыклады Юлия Зарипова, ул шулай ук барлык кешеләргә дә чабышта уңышлы гына чыгыш ясарга теләде. «Һава торышы да сезгә «Йөгер!» дип пышылдый. Шуңа күрә бары тик алга!» - дип өстәде спортчы.

Чыннан да, бүген һава торышы җылы һәм кояшлы булды. Бу исә күпмедер дәрәҗәдә бәйрәмгә бик күп кешенең килүенә этәргеч ясагандыр, дип саный “Милләтләр кроссы”ның һәм Казан ярыммарафонының баш хөкемдары Светлана Вострикова.

Ярышлар инде иртәнге сәгать 8дә үк – Казан ярыммарафоныннан башланды. «Бу ярышлар икенче тапкыр үткәрелә. Без спорт ветераннарының гозере буенча бездә моннан күп еллар элек булган традицияне киредән торгыздык», - диде Светлана Вострикова. Ул Казан ярыммарафонына 100дән артык кешенең килүе турында сөйләде. Спортчылар барлык Татарстаннан, хәтта Чувашиядән дә килгәннәр. Исегезгә төшерик, аларга 21 км 97 м дистанцияне үтәргә кирәк иде.

Иртәнге сәгать унда шәһәрдә “Милләтләр кроссы” старт алды. «20 мең кеше – ил буенча рекордлы катнашучылар саны», - дип искәртте ярышларның баш хөкемдары, узган ел белән чагыштырганда Казанда катнашучыларның саны 3 мең кешегә артуын да өстәде. Ярышларны 60 хөкемдар, оештыручылар һәм 200 якын волонтер күзәтеп торды.

Ярышларны үткәрү урыны турында сөйләгәндә, Светлана Вострикова аның бик яхшы, уңайлы, сыйдырышлы мәйданчык булуын билгеләде һәм “Милләтләр кроссы”ның киләчәктә дә монда үткәреләчәгенә өмет белдерде.

Милләт кысаларында гадәттәгечә массакүләм һәм гаиләләр белән йөгерешләр булды. Шулай ук VIP- йөгерешләр дә оештырылды, нигездә анда Татарстан буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы -  ТР баш дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторы Рифкать Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Татарстан Республикасының дәүләт һәм башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

«Хис-тойгылар яхшы, кәеф күтәренке! Һава торышы да уңышлы булды – чын әбиләр чуагы», - дип фиништан соңгы уй-кичерешләре белән уртаклашты В.Леонов. Аның сүзләренә караганда, Универсиадага дип төзелгән Kazan-Arena стадионы тирәли спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудыручы инфраструктура төзелгән. Ул күп кешеләрнең: яшьләрнең, өлкәннәрнең, уртача яшьтәгеләрнең балалары белән килүен билгеләп үтте. «Бу бик тә яхшы! Спорт белән шөгыльләнергә кирәк», - дип ышана В.Леонов. Сүз уңаеннан, ул үзе һәр ел саен диярлек йөгерешләрдә катнаша. В.Леонов үзенең даими рәвештә йөгерү һәм йөзү кебек спорт төрләре белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Аның өчен бүген иң мөһиме – чарага теләктәшлек күрсәтү һәм үз мисалында спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, йөгерүләрнең нәтиҗәсе буенча республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры өченче урынга лаек булды. Икенче урында - ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Нәзил Насыйбуллин. “Милләтләр кроссы-2014” җиңүчесе булып Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин танылды. Аның сүзләренә караганда, ул моны һич тә көтмәгән. Д.Калинкин  шулай ук һәр иртәдә йөгерүе турында сөйләде. «Шәһәрдә яшәүче барлык кешегә сәламәт һәм бәхетле булу өчен мин спорт белән шөгыльләнергә теләр идем», - диде Казан башкарма комитеты җитәкчесе. 

Инспекция хезмәткәрләре шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә багышланган массакүләм йөгерүдә актив катнашты. 


www.tatar-inform.ru, ТР ДТКИ матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International