Татарстан Республикасында капиталь төзекләндерү программасы буенча башкарылган эшләр күләме 4 млрд 565 миллион сум тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында булып узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоэлемтә рәвешендәге киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Ирек Фәйзуллин 2014 елда “Уңайлы тирәлек” программасы буенча 135 социаль инфраструктура объекты адаптацияләнәчәк, дип хәбәр итте. Хәзерге вакытта башкарылган эшләр күләме 98% тәшкил итә.
Авылны су белән тәэмин итү программасы буенча эшләр төгәлләнгән. Газлаштыру фонды 45 муниципаль берәмлектә 28 скважина бораулаган, 328,5 км суүткәргеч челтәр төзелгән.
Шулай ук социаль-мәдәни өлкәдәге котельныйларда пар казаннарын алмаштыру программасы да төгәлләнгән. Программа буенча 29 муниципаль берәмлектәге 209 объектта 379 пар казаны алмаштырылган.
Ирек Фәйзуллин 2014 елга планлаштырылган яктыртуны торгызу программасы буенча да эшләрнең тәмамлануын җиткерде. Эшләр республиканың барлык 45 районында да төгәлләнгән.
Шулай ук министр энергияне саклау программасы барышы турында да хәбәр итте. Бүгенге көндә исәпләгеч җайланмалар, ИТП, җылылык энергиясен көйләү узелларын урнаштыру эшләре 97% тәшкил итә. Бу чаралар Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында һәм Чаллы, Казан шәһәрләрендә төгәлләнгән.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы 11 (ТР база эшчеләренең кадрлар ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен ресурс үзәкләренә булган биналар) колледжда ясалучы капиталь төзекләндерү турында да хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, эшләр график буенча бара, акча чараларын үзләштерү 99,4% тәшкил итә.
Сыер абзарларын капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр барлык 277 объектта да бара, аларны башкару күләме - 1 млрд 453,2 млн сум, бу 79% тәшкил итә.
Моннан тыш, силос-сенаж чокырларын төзү программасы буенча эшләр барлык 154 объектта да башланган.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы мәгълүматларына караганда, 2014/2015 елларның җылыту сезонына әзерлек кысаларында, республикадагы 6 муниципаль районда – Актанышта, Алексеевскида, Апаста, Лаешта, Яңа Чишмәдә һәм Питрәч районнарында тулысынча җылылык җибәрелгән.
Илдар Халиков социаль билгеләнештәге объектлар буенча калган муниципаль берәмлекләрдә дә ял көннәрендә җылылык бирү буенча эшләрне төгәлләү кирәклеген билгеләп үтте.