21 сентябрьдә “Милләтләр кроссы - 2014” Бөтенроссия йөгерү көне үтәчәк

2014 елның 19 сентябре, җомга

21 сентябрьдә “Казан Арена” футбол стадионы территориясендә сәгать 11.00дә “Милләтләр кроссы - 2014” Бөтенроссия йөгерү көне үтәчәк.

Әлеге халыкара спорт ярышының Россиядә дә, шулай ук барлык дөньяда да озын, бай эчтәлекле тарихы бар. Россиядә милләтләр кроссы әле 1918 елда ук башлангыч алган дип санала. Ул чакта Петров паркында 4,5 чакрымга йөгерү оештырыла. Анда Россиянең һәм СССРның булачак чемпионы Николай Бочаров 15 минут та 42 секундлык уңышы белән җиңеп чыга. Дөньяви кросска исә 150 елдан артык, бу әле рәсми расланган белешмәләр буенча гына!

Мондый кросс, массачыл характерга ия булганга күрә, бик тә демократик һәм төрле яшьтәге төрле спорт хәзерлекле кешеләр өчен исәпләнгән. Халыкара җиңел атлетика федерацияләре тарафыннан милләтләр кроссы өчен билгеләнгән аерым кагыйдәләр юк, әмма аны үткәрү буенча берничә киңәшләр бар. Әгәр дә 20 гасыр башында кросс катлаулы трассада төрле төшә-менә торган юллар кебек күп кенә каршылыклар белән үткәрелсә, хәзер сөзәклекләрне бик текә, чокырларны артык тирән һәм трассаны аеруча катлаулы итмәскә кушыла. Шулай ук трассаны каты катламнар, мисал өчен, асфальт өстенә салмаска, яисә андый җирләрне туфрак яисә үлән белән капларга киңәш ителә. Моннан тыш, ирләр һәм хатын-кызлар өчен 12 һәм 8 чм һәм 8 һәм 4 чм озынлыктагы аерым трассалар каралган. Юниорлар өчен исә - 8 чм, юниоркалар өчен 6 чм озынлыктагы трассалар булырга тиеш.

Заманча дөньяда милләтләр кроссы ике категориягә бүленә. Аның беренчесе -  профессиональ ярышлар, аларда, хәтта дөньякүләм дәрәҗәдә дә бик аз гына спортчы катнаша. Икенчесе – массачыл ярышлар, анда теләсә кем катнаша ала. Һәр ел саен диярлек әлеге вакыйга киң колач ала, һәм анда күбрәк кеше катнаша. 2014 елдагы милләтләр кроссы да искәрмә була алмый. Анда Россия буенча йөзләрчә мең, миллионнарча кеше катнашачак.


www.kross-nacij.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International