Казанның тарихи үзәген саклау һәм үстерү буенча ведомствоара комиссиянең Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә булып узган киңәшмәсендә 5 капиталь төзелеш объекты проекты расланды. Барлыгы исә 8 проект карап тикшерелде, аларның берсе кисәтүләр белән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка раслау өчен юлланды. Тагын 2 проект ясаучыларга эшләп бетерү өчен җибәрелде.
Утырышта Казан Башкармасы җитәкчесенең транспорт, җир һәм мөлкәт мәсьәләләре буенча урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне саклау буенча гомумроссия җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова, Казан Башкармасындагы структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре катнашты. Шулай ук сөйләшүдә КДАТУ мөгаллимнәре һәм кафедралары җитәкчеләре, ТР Архитекторлар берлеге әгъзалары һәм башка экспертлар катнашты.
«Без җыела башлаганнан алып өч ел дәвамында бик күп эш эшләнде һәм безнең профессиональ хезмәттәшләребезнең үткен карашы астында күп кенә тарихи объектлар торгызылды, реставрацияләнде. Без әлеге эшне дәвам иттерәбез, әмма башкарылмаганнары, гадәттәгечә, башкарылганга караганда күбрәк», — дип мөрәҗәгать итте Ильсур Метшин экспертларга утырыш алдыннан. Ул комиссия эшенең әле дә актуаль булуын әйтте һәм 8 объект буенча үз фикерләрен җиткерүне сорады.
Расланган тәкъдимнәр арасында Федосеев урамындагы өч, ә иң биек ноктасында дүрт катлы заманча Халыкара гомумбелем бирү үзәге бинасының да проекты бар иде. Мәктәпнең гомуми мәйданы 3 мең квадрат метрдан артып китә. Татьяна Прокофьева искәрткәнчә, әлеге территория биредә архитектура мирасы объектларының булмавы белән үзенчәлекле, ә кишәрлек үзе берникадәр вакыт эчендә буш тора. «Әлеге халыкара мәктәп, аның әһәмиятлелеге турында Президент та, инвесторлар да әйтә, һәм ул республикага - бөтенебезгә дә кирәк. Аэропорт кебек үк», — дип ассызыклады объектның шәһәр тормышындагы дәрәҗәсен Илсур Метшин, Казанга инглиз телле күпсанлы белгечләрнең килүен искә төшереп. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, бинаның күренеше гадәти түгел, чөнки аның проекты Американың алдынгы архитектура компаниясе белән берлектә эшләнгән.
Университет урамы буенча 34/29 адресында урнашкан бинаның реконструкциясе проектын комиссия кире какты, аның нигезендә бинага өстәмә 2 кат төзү планлаштырылган булган. Экспертлар фикеренчә, бинаның кыяфәте “ямьле түгел”, моңа өстәп янәшәсендә парковка урыннары да каралмаган, бу исә бина янәшәсендә урын алачак автомобильләр аркасында юллардагы хәлне мөшкелләтергә мөмкин. Комиссия әгъзаларының фикере белән Казан Мэры да килеште, әлеге карарның шәһәрнең архитектур йөзен саклау ягыннан да, өстәмә транспорт басымын булдырмый калу ягыннан да максатчан булуын билгеләде.
Традицияле Казан стилендә ясалган ике катлы йорт – Ульянов-Ленин урамындагы 40 йорт адресында урнашкан блоклы торак йорт проекты да өстәмә рәвештә эшләп бетерүгә юнәлдерелде. Проект турында фикер алышканда архитекторлар шәһәрдә бернинди әһәмияте булмаган “тарихи ясалмалыклар” төзеп тутыру проблемасын күтәреп чыктылар. Мондый проблеманың чыннан да булуын шәһәр башлыгы да раслады.
Илсур Метшин сөйләгәннәрдән аңлашылганча, әлеге мәсьәлә Казанда булып узган “Inserts Инсерты-Адмиралтейская слобода” халыкара проект-белем бирү семинары кысаларында да күтәрелгән. Анда килгән лекторлар ясалма-биналарны төзүнең дөньяда беркайда да очрамаганлыгын белдергәннәр. «300 ел элек Петр I тарафыннан булдырылган архитектура ул вакыт өчен революцияле булган, шуны ук хәзер дә эшләргә – яңа биналар төзергә кирәк. Без XIX гасырны яңа эшләнмәләрдә кабатларга тиеш түгел», — дип Казан Мэры халыкара белгечләрнең сүзләрен китерде. Шунда ук, комиссиядәге әгъзаларның берсе билгеләп үткәнчә, әлеге бинада карашны ярсыта торган симметриялелеккә карата җитешсезлек тә бар. «Бу ашыгырга кирәкми торган очракларның берсе», — диде эксперт.
Университет урамындагы 22 йорт адресы буенча озак вакытлы яшәү өчен кунакханә комплексы проекты бердәм хупланды. Әлеге “күргәзмә-йорт”, экспертлар фикеренчә, барча урамның архитектурасына уңышлы гына кереп утыра, гомуми композициягә зыян китерми. Шулай ук К. Маркс урамындагы административ-сәүдә бинасына зур булмаган корылма төзү проекты да хупланды, анда төп офис бинасының архитектурасы һәм катлар саны сакланган һәм парковка каралган.
Әхтәмов урамында “Антек” ҖЧҖ компаниясенең административ бина төзүе дә кисәтүләрсез генә килештерелде. Казанның баш архитекторы сүзләренә караганда, төзүче бинаның мәйданын һәм катларын комиссия гозере белән киметкән. Моннан тыш, проект үзе Иске Татар бистәсе стилендә агач каймалар белән башкарылган. Бина буш урында төзеләчәк.
Берникадәр шелтәләре булса да, Маяковский урамындагы торак йорт проекты да кабул ителде. Әлеге очракта комиссия прагматик фикерләргә таянды: бу өлешле йорт, аның төзелешен яңадан башлап җибәрү өчен комиссия карары кирәк. Йортны торгызуга 88 өлешче акча керткән. Ә менә Мәскәү һәм Яхин урамнары кисешендә «Mercedes-Benz» автосалонын төзү проектын фасад мәсьәләләренә кагылышлы шәрехләр белән ТР Президентына раслауга юллау карары кабул ителде.
Нәтиҗә ясап, Илсур Метшин, тарихи үзәкне һәм объектларны торгызуның элеккегечә шәһәр сәясәтендәге төп приоритетлардан саналуын искәртеп, комиссия әгъзаларына эшләре өчен рәхмәтен белдерде.
news.mail.ru