Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С. Гыймаев җитәкчелегендә Самара өлкәсе делегациясе вәкилләре белән торак төзелеше буенча эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өлешендә тәҗрибә уртаклашу кысаларында киңәшмә булып узды.
Самара өлкәсе делегациясе төзелеп килүче объектларны, төзелеш мәйданнарын карады, шулай ук торак төзелеше проектлары белән идарә системасы турында сөйләште.
Делегация вәкилләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, аларга төзелеш объектларын карау һәм киңәшмә барышында төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Илшат Гыймаев, һәм шулай ук ТР Торак фонды вәкилләре, “Казгражданпроект” проект институты, Казан ш. Башкарма комитеты вәкилләре җавап бирде. ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы урынбасары ведомство эшчәнлеге турында сөйләде.
Делегация вәкилләре җылы каршы алган, игътибар күрсәткән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр һәм Самара өлкәсендәге торак төзелеше үсеше турында сөйләделәр.
ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте