2014 елда Казанның 26 мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

2014 елда Казанның 26 мәктәбенә капиталь төзекләндерү үткәрү планлаштырыла, аның 25се – гомуми белем бирү һәм берсе коррекцияләү мәктәбе. Әлеге максатларга 544 млн сум акча тотылачак.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан мәктәпләренең капиталь ремонты программасын финанслауга 2014 елда 2,5 млрд сумнан артык акча каралган.

Татарстанның быел төзекләндерелергә тиешле гомуми белем бирү учреждениеләре исемлеге белән биредә танышырга була. 

 

Tatcenter.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International