Россиянең төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Меньның аварияле торактан күчерүне контрольдә тоту максатыннан оештырган өлкәара рейдлары барышында ведомство төзүчеләрне җәмәгатьчелек ягыннан күзәтүнең ысулларын уйлап тапкан. Мисал өчен, тузган һәм аварияле торактан күченүчеләр үзләренә тиешле торакларның ни рәвешле төзелүен күзәтеп бара алсын өчен, Михаил Мень ведомствосы белгечләре өлкәләрдә “халык контроле” чараларын кулланган — барлык төзелеш объектларында видеокамералар урнаштырылган, шулай ук “халык комиссияләре” оештырылган. Соңгылары торакларда яшәүчеләрдән һәм төзүче фирмаларның вәкилләреннән гыйбарәт, алар объектларны күзәтеп торачак һәм технология мәсьәләләре турында сөйләшәчәк.
Ведомствоның яңа сайтында әлеге тематика методикаларын үз эченә алучы аерым бүлек барлыкка килер һәм әлеге методикалар киләчәктә өйрәнү өчен башка төбәкләргә дә тәкъдим ителер, дип планлаштырыла. Моннан тыш, төбәкләрдә яшәүчеләр сайтның яңа бүлеге аша теләсә-кайсы өлкәдәге коммуналь хезмәтләргә карата шикаятьләрен дә юллый алачак.
“Известия” газетасы материаллары буенча.
Тулырак итеп ТР ДТКИ рәсми сайтындагы "Матбугат күзәтүе"HYPERLINK "http://gsn.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/268462.htm" бүлегеннән укый аласыз.