2014 елда Татарстанда 55 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзеләчәк

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

2014 елда Татарстанда 55 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзү планлаштырыла. Моннан тыш, балалар бакчалары өчен бирелгән  15 бина ныклап төзекләндереләчәк һәм реконструкцияләнәчәк. Шулай ук мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә 20 өстәмә төркем дә оештырылачак. Бу хакта Министрлар Кабинетында булып узган брифинг барышында ТР мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, әлеге максатларга төбәк бюджетыннан 3 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Ул быел балалар бакчаларында 10 меңнән артык урын булдыруны планлаштыру хакында да әйтте.

 

Tatcenter.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International