«ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР ДТК инспекциясенең туры эфиры

2026 елның 15 сентябре, сишәмбе

2026 елның 21 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең туры эфиры узачак.

ТР ДТК инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илфарт Фәтхрислам улы Сафиуллин «ТР ДТК Инспекциясендә региональ төзелеш күзәтчелеге процессында профилактика эше турында» темасына чыгыш ясаячак.

Үзегезнең сорауларыгызны комментарийларда бирегез. Җаваплар туры эфир вакытында да, аның нәтиҗәләре буенча да яңгыраячак.

«ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе» берләшмәсенә сылтама: https://vk.ru/public196723033

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International