Түбән Камада уникаль мәгариф объекты төзелеше башланды

2026 елның 15 сентябре, сишәмбе

Түбән Камада төзелә торган «СИБУР Школа» объекты территориясендә Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш террорганы инспекторлары булды. Биредә ведомствоның иң беренче күзәтчелек тикшерүе узды. Җир кишәрлеген әзерләү һәм җир эшләрен башкару чаралары тикшерелде.

Бинасының гомуми мәйданы 19 мең кв. метрдан артып китәчәк нинди белем бирү учреждениесе бу? Түбән Камада «СИБУР Школа» – табигый-фәнни белем бирүгә, технологияләргә һәм инженерлык дисциплиналарына юнәлдерелгән түләүсез белем бирүче шәхси мәктәп төзү проекты. 

Урыннар саны: мәктәп 1 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр 960 укучыга исәпләнгән. 

Ачыклык: мәктәп Түбән Каманың барлык балаларына да беренче сыйныфка кабул иткәндә квоталарсыз ачык булачак.

Белем бирү моделе: мәктәп укучыларга әзерлекнең ике траекториясен тәкъдим итәчәк: индустриаль (технологик эшкуарлык элементлары булган инженер-практиклар) һәм академик (физиканы, химияне, математиканы тирәнтен өйрәнү, олимпиадага әзерлек). 

Инфраструктура: мәктәптә заманча сыйныфлар, лабораторияләр һәм остаханәләр, спорт-ял итү инфраструктурасы, китапханә, команда белән эшләү өчен бүлмәләр, VR-пространстволар һәм күпфункцияле зал булдырылачак. 

Тотрыклы үсеш өлкәсендәге карарлар: акыллы яктырту системалары, калдыкларны аерым җыю, эшкәртелгән материаллардан мебель һәм интерьер элементларын куллану. 

Төзүчесе – «Яхшы эшләр формуласы» социаль проектларга ярдәм итү Хәйрия фонды. Техник заказ бирүче – «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Әлеге проектны гамәлгә ашыру идеясе берничә ел дәвам итте. СИБУРдагы хезмәттәшләребез белән без дөнья дәрәҗәсендәге алдынгы мәктәпләрдә булдык, әмма мондый дәрәҗәдәге мәгариф комплексын төзү турындагы карар безнең көткәннәрдән артып китте. Дөньяда андый мәктәпләр бик аз. Сыйфатлы белем һәм балаларның гармонияле үсеше өчен шартлар – яшәү өчен уңайлы мохитнең төп элементларыннан берсе. Бүген СИБУР белән берлектә без югары мәктәп һәм урта техник белем бирү учреждениеләрен үстерүгә җитди өлеш кертәбез. Әлеге белем бирү комплексын төзү Түбән Каманың киләчәк үсешенә һәм шәһәрнең җәлеп итүчәнлеген арттыруга ярдәм итәр дип ышанам. Республика, үз чиратында, проектка тиешле ярдәм күрсәтәчәк».

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International