ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Аксубайда ясалма бозлы заманча ябык шугалак төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев. Объект «Аксу Арена» статусын алды.
Проект нигезендә ел әйләнәсе бозлы комплекс булдырылган, ул алдынгы инженерлык суыту системалары, уңайлы чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре һәм тамашачылар өчен зоналар белән җиһазландырылган.
Төзүче – Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «Спорт мәктәбе» ӨББ МБУ.
Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы – «Инвестиционная строительная корпорация «СтройИнжиниринг» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «СафПро» ҖЧҖ.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство