ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тнспекциясе Алабугада Азин урамындагы 220 урынга исәпләнгән «Купеческий городок» 1 нче балалар бакчасын төзүчегә проект документациясенең туры килүе турында нәтиҗә бирде. Ул «Гаилә» милли проекты кысаларында төзелгән, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.
Объект бинасы – ике катлы, гомуми мәйданы 4553,30 кв. м. Балалар бакчасына мебель, җиһазлар һәм инвентарь сатып алынган. Проект нигезендә мәктәпкәчә учреждениенең үз котельнясы, спорт һәм уен мәйданчыклары, күләгәле чатырлар, балаларның эшчәнлеге һәм үсеше өчен кирәкле корылмалар бар.
Төзүчесе – Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты.
Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-эзләү фәнни-җитештерү фирмасы» ТР ДУП. Подрядчы – «Евростиль» ҖЧҖ.
► Фоторепортаж: https://gsn.tatarstan.ru/photo.htm/photoreport/11031879.htm
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты