ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әлмәт шәһәренең «Экополис» торак комплексында Объездная урамындагы А-4.1 яңа күп фатирлы торак йортын тикшерә.
Тикшерү предметы – эшләр башкаруның һәм төзелеш процессында кулланыла торган төзелеш материалларының, шулай ук мондый эшләр нәтиҗәләренең проект документациясе таләпләренә туры килүе.
Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 9888,20 кв. метр булган 209 фатир төзелгән. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән һәм яктыртылган, балалар мәйданчыгы белән җиһазландырылган.
Төзүче – «АДС-Альметьевск» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Аспэк-Домстрой» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Аспэк-Инжиниринг» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «АСПЭК-Проект» ҖЧҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты