«Вознесенский квартал» торак комплексында төзелгән йортларның берсе ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан хупланды

2026 елның 2 сентябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Бохара урамы һәм Вознесенский тракты киселешендә урнашкан «Вознесенский квартал» торак комплексы төзелешенең 1 этабы төзүчесенә проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.

Проект нигезендә бөтен торак комплексы төрле катлы ун секциядән тора, шуларның сигез секциясе уртак җир асты катлы бер катлы стилобатта урнашкан. Калган ике секция бер гомуми җир асты катында урнашкан, стилобатсыз. Барлык секцияләрнең җир асты катлары бер-берсе белән элемтәдә тора.

Торак комплексын проектлауга расланган бирем нигезендә төзү 3 этапка бүленгән:

Төзелешнең 1 нче этабы – БС-5 – БС-8 секцияләре, җир асты автостоянкасы;

Төзелешнең 2 нче этабы – БС-9, БС-10 секцияләре, җир асты автостоянкасы;

Төзелешнең 3 нче этабы – БС-1 – БС-4 секцияләре, җир асты автостоянкасы.

«Вознесенский квартал» торак комплексы төзелешенең 1 нче этабында 4 подъезддан торган алмаш катлы (14, 22, 8, 14 катлы) йорт төзелде. Анда гомуми мәйданы 19370,10 кв. метр булган 355 фатир һәм 165 торак булмаган бина бар. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән. 385 автомобильгә паркинг җиһазландырылган.

Төзүче  – «СМУ 88» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче  – «Строй Контроль Сервис» ҖЧҖ. Генераль подрядчы  – «Эллада» СК ҖЧҖ. Генераль проектлаучы  – «Инкомстройпроект» ҖЧҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International