ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Зәйдәге 1927 кв. метр мәйданлы универсаль спорт залын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде.
Проектны Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының «Зәй» спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү учреждениесе, «Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ, «СафПРо» ҖЧҖ һәм «Стройсити» ҖЧҖ гамәлгә ашырды.
Объект Көрәш сарае статусын алды. Бер үк вакытта анда егермедән артык кеше спорт белән шөгыльләнә алачак.
Яңа спорт учреждениесендә җиһазлар һәм мебельләр куелган инде. Аның территориясен төзекләндерделәр.
Спорт залы Зәй районының актив тормыш рәвеше алып барган һәм сәламәтлекләренә битараф булмаган кешеләрен җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство