Алабугада 136 гаилә яңа фатирга күчәчәк

2026 елның 1 сентябре, сишәмбе

2026 елның 1 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Алабуганың 4 нче микрорайонында Мәрҗани һәм хирург Нечаев урамнары киселешендә урнашкан «Звездный» торак комплексында яңа йорт төзүчегә «Траст-Инвест Алабуга» МТ ҖЧҖнә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде.

Яңа йорт (поз. 2) торак булмаган биналары кертелгән 18 катлы торак йортлар төркеменә керә. Аның бинасы –бер подъездлы, идән асты техник, һәркайсы 630 кг йөк күтәрә торган ике пассажир лифты белән җиһазландырылган.

Торак йортның беренче катында коммерция бүлмәләре (кибетләр, кафелар һ.б.) урнашкан. 2 нче каттан 18 нче катка кадәр – бер, ике һәм өч бүлмәле фатирлар. Барлыгы гомуми мәйданы 7208,30 кв. м булган 136 фатир төзелгән.

«Звёздный» – Алабуга өчен принципиаль яңа торак комплексы. Ул бердәм заманча архитектура стилендә проектланган. Аңа якын территориядә актив ял итүнең үз инфраструктурасы: балалар өчен уен мәйданчыклары, спорт мәйданчыклары, ял итү өчен яшел зоналар каралган. Автомобильчеләр өчен йорт яны автостоянкалары бар.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International