ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Алабугада Азин урамындагы 220 урынлык «Купеческий городок» балалар бакчасын тикшерә. Ул «Гаилә» милли проекты кысаларында төзелгән, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.
Объект төзелеше 2026 елның февралендә башланды. Аның бинасы – ике катлы, гомуми мәйданы 4553,30 кв. м.
Балалар бакчасы өчен мебель, җиһазлар һәм инвентарь сатып алынды. Проект нигезендә мәктәпкәчә учреждениенең үз котельнясы, спорт һәм уен мәйданчыклары, күләгәле түбәләре, шулай ук балалар өчен кирәкле урыннары бар.
Төзүчесе – Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты.
Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-эзләү фәнни-җитештерү фирмасы» ТР ДУП. Подрядчы – «Евростиль» ҖЧҖ.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты