Бу көннәрдә Казанга Рәсәй Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы делегациясе килде. Аны лицензияләү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, аккредитацияләү һәм үз-үзен җайга салу өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаментының контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт эшчәнлеген цифрлы трансформацияләү бүлеге башлыгы урынбасары Александр Степещенков җитәкли.
Делегация составына «Дата Солюшн» ҖЧҖ вәкилләре – контрольдә (күзәтчелектә) кулланыла торган федераль цифрлы системаларны техник эшләүчеләр керде.
Бүген, 27 августта, ике көнлек эш визиты кысаларында кунаклар Казан шәһәренең Совет районында урнашкан «Җиденче күк» торак районының М-1 микрорайонындагы ПК-9 эшләтеп җибәрү комплексында булдылар. Чарада ТР Икътисад министрлыгыннан контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерүне координацияләү бүлеге башлыгы Гүзәл Дәминова катнашты.
Аларның гиды булып ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүне күзәтү территориаль органының 4 нче бүлеге башлыгы Ленар Хәкимов торды.
Чара барышында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгече тарафыннан «Инспектор» мобиль кушымтасының мөмкинлекләре күрсәтелде, әлеге кушымта белән эшләгәндә килеп туган проблемалар яңгырады.
Хезмәттәшлек дәвам итәчәк.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство