ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казандагы фигуралы шуу Үзәген төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.
Портовая һәм Девятаев урамнары киселешендә урнашкан объектны төзү 2025 елның җәеннән алып барылды. Исегезгә төшерәбез, проект Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырылды.
Боз сарае бинасы – дүрт катлы, гомуми мәйданы 6,5 мең кв. метрдан артык. Ике функциональ өлештән тора. Беренче өлеш – тренировкалар уздыру һәм бозда фигуралы шуу өчен билгеләнгән 60×30 метр зурлыктагы боз аренасы. Ул 252 тамашачы урынына исәпләнгән.
Икенче өлеше – административ-көнкүреш, боз аренасына тоташа. Биредә душ һәм бәдрәфле уңайлы чишенү бүлмәләре, уңайлы тренерлар бүлмәләре, беренче ярдәм күрсәтү өчен медицина кабинеты, буфет урнашкан. Административ өлеш өстендә котельный һәм венткамералы техник кат күтәрелә.
Фигуралы шуу үзәгенең көндезге максималь мөмкинлеге – 120 спортчы. Ә аның уникаль үзенчәлеге фасад дизайны булачак, ул боздагы тимераяк эзләрен хәтерләтә.
Төзүче – «Динамо» Республика олимпия резервы спорт мәктәбе» ДАУ. Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Проектлаучы һәм подрядчы – «Татинвестгражданпроект» Төп территориаль проект-эзләү фәнни-җитештерү фирмасы» ТР ДУП.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство