ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Биектау муниципаль районының Биектау авылындагы «Атмосфера» торак комплексындагы 4.1 һәм 4.2 номерлы ике яңа йортка проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде.
Күптән түгел биредә төзелешнең 2 нче чиратының йомгаклау тикшерүе узды, ул уңай тәмамланды, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев. Ике йорт та кирпечтән, алмаш катлы. 4.1 нче йортта гомуми мәйданы 11228,50 кв. метр булган 237 фатир төзелгән; 4.2 нче йортта – гомуми мәйданы 10078,10 кв. метр булган 212 фатир.
Төзүче – «СК «УнистройДом-1» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Строительная Компания Аманат» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Архитектурно-проектное бюро «Аркитект бай Унистрой» ҖЧҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты