Әгерҗедә яңа мәктәп ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тикшерүен уза

2026 елның 21 августы, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әгерҗенең Мәктәп урамында 500 урынлык яңа мәктәпнең проект документларының туры килүенә тикшерү үткәрә, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.

Уку йорты югары әзерлек дәрәҗәсендә. Аның бинасы – өч катлы, гомуми мәйданы 8138 кв. метр. Аның өчен заманча җиһазлар сатып алынган, ә мәктәп яны территориясе төзекләндерелгән.

Проектны булдыру зарурлыгы 1936 елда төзелгән 1 нче гимназия бинасының авария хәлендә булуы белән бәйле, дип хәбәр итә ТР Әгерҗе муниципаль районы сайты. Төрле елларда биредә капиталь ремонт та, агымдагы ремонт эшләре дә башкарылган. Шуңа да карамастан, гимназиядә шартлар заманча түгел. Менә мәсьәлә хәл ителде: тиздән яшь әгерҗелеләр яңа парта артына утырачаклар.

Объектны төзүче – «Татарстан Республикасының баш инвестиция төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы – «Татлизинг» ТР ДУП.

Мәгариф учреждениесе төзелеше «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проектының «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында алып барылды.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International