Казанның Большая урамында тагын бер торак йорт төзелгән

2026 елның 19 августы, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Киров районындагы Большая урамындагы 76 нчы йортны төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.

Бинаның конструктив схемасы – тимер-бетон каркасы. Фундамент – свайлы нигездәге плиталы ростверк. Диварлар, колонналар, пилоннар, түшәмәләр һәм өслекләр, баскыч шакмаклары һәм лифт шахталары диварлары, баскыч маршлары һәм мәйданчыклар – монолит тимер-бетоннан. Түбәсе – яссы, иңкү.

Йортның катлыгы – 6. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән. Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 2005,50 кв. м булган 24 фатир төзелгән.

Төзүче – «МТ «Девелопер № 2» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Стройтехнадзор» ҖЧҖ. Подрядчы – «Дар-Строй» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Армида» ҖЧҖ.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 14 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «МТ «Девелопер № 2» ҖЧҖнең ЯТБсын Большая урамындагы 62 нче йортны төзеп бетергәннән соң бирде.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International