ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әгерҗе муниципаль районының Кадрәк авылында урнашкан яңа күпфункцияле үзәкне төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына кертелгән объект төзелеше 2025 елның икенче кварталында башлана. Проект нигезендә КФҮдә 100 урынга исәпләнгән авыл клубы урнашачак. Аның өчен мебель, җиһазлар һәм инвентарь сатып алынган. Территория төзекләндерелгән һәм яшелләндерелгән.
Әгерҗе муниципаль районы сайты хәбәр иткәнчә, яңа клуб мәсьәләсе еллар буе хәл ителмәгән булып калган. 1958 елда төзелгән иске клубның агач бинасы күптән тузган. Вәзгыятьне үзгәртү инициативасын район җитәкчелеге күрсәтте, алар күп функцияле үзәк төзү идеясен хупладылар.
Төзүче – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Кадрәк авыл җирлеге башкарма комитеты. Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.
Генераль подрядчы – «Алтын Групп» СК ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-эзләнү фәнни-җитештерү фирмасы» ТР ДУП.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство