Казанда уктан ату үзәге ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тикшерүен уза

2026 елның 18 августы, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанда уктан ату үзәге төзелеше проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.

Гагарин урамында урнашкан объектны төзү 2025 елның октябреннән алып барылды. Бина төрле биеклектәге һәм катлы ике күләмнән тора. Укчылар залының төп күләме - бер катлы, аның үлчәмнәре 96 х 51 метр. Уктан ату буенча күнегүләр өчен билгеләнгән. Аңа ике катлы административ-көнкүреш блогы тоташа. Бинаның гомуми мәйданы 6214,40 кв. м.

Спорт комплексы ачылганнан соң анда көненә 400гә кадәр кеше шөгыльләнә алачак. Ул Рәсәй чемпионатларын һәм халыкара ярышларны уздыру урыны булыр дип планлаштырыла.

Уктан атуның заманча үзәген төзү – Казанның спорт инфраструктурасын үстерүдә һәм булачак чемпионнарны әзерләү өчен шартлар тудыруда тагын бер мөһим адым.

Төзүче – Казан шәһәренең «Тасма» Физкультура-спорт берләшмәсе»нең Олимпия резервы спорт мәктәбе» ӨББ МАУ. Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-эзләү фәнни-җитештерү фирмасы» ТР ДУП. Генподрядчы – СК «Алтын Групп» ҖЧҖ.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International