Апаста социаль ипотека буенча 24 фатирлы торак йорт төзелгән

2026 елның 12 августы, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республиканың Апас районы Апас штп.да Салават Кәримов урамындагы 10А йортта урнашкан яңа торак йортны тикшерә.

Тикшерелергә тиешле эшләр проект документациясе нигезендә билгеләнгән. Инженерлык системаларын монтажлау, бизәү эшләре, төзекләндерү эшләре, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәренә (МГН) керү мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар, санитар-эпидемиологик чаралар һәм башкалар тикшерелә.

Йорт бинасы – дүрт катлы, мәйданы 1545,60 кв. метр. Булачак яшәүчеләр өчен 24 фатир төзелгән, аларның гомуми мәйданы 1131,40 кв. метр тәшкил итә. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән.

Капиталь төзелеш объектын төзүче булып Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тора. Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Подрядчы – «5 нче күчмә механикалаштырылган колонна» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Казан Промстройпроекты» Институты ААҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International