ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Баулының Тынычлык урамында урнашкан «Мирас» балалар иҗат йорты бинасын тикшерү уздыра, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.
Объект төзелеше 2025 елның октябрендә башлана. Аның бинасы – өч катлы, гомуми мәйданы 2634 кв. метр тәшкил итә.
Проект нигезендә биредә артистлар бүлмәсе булган 120 урынлык актлар залы, компьютер һәм шахмат класслары, робот техникасы, агач эшкәртү һәм чүлмәкчелек остаханәләре, вестибюль, гардероб һәм келәтләр урнаштырылган.
Төзүче – Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты. Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы – «Стройсервис» ҖЧҖ. Подрядчы – «Таш» СФ ҖЧҖ.
Баулыда балалар иҗаты йорты төзелеше «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты