Татарстан «ФормАРТ» конкурсы финалында «Гаилә традицияләре» муралы өчен тавыш бирегез!

2026 елның 11 августы, сишәмбе

Идел буе федераль округында «ФормАРТ» урам сәнгате фестиваленең VII сезоны кысаларында иң яхшы мурал өчен тавыш бирү башланды. Финалга чыгучылар арасында – Татарстаннан талантлы рәссам-граффитист Александр Попов «Гаилә традицияләре» эше белән.

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 14 яшь автор катнаша. Фестивальнең төп тематикасы Рәсәй халыкларының бердәмлеге образын формалаштыруга, милләтара татулыкны һәм үзара хөрмәтне ныгытуга юнәлдерелгән.

«Гаилә традицияләре» муралы Яр Чаллы диварларын бизи. Композициянең үзәгендә - бергәләп традицион ризык әзерләү аша мәдәни кыйммәтләрне тапшыручы әби һәм оныкның күңелгә үтеп керә торган образы. Эш тирән мәгънәгә ия:

- милли орнаментлар һәм җылы төсләр гаммасы уңайлылык атмосферасы тудыра;

- архитектура элементлары тамырлар белән бәйләнешне символлаштыра;

- кош образы тынычлыкны һәм бердәмлекне гәүдәләндерә;

- үсемлек мотивлары ыруның дәвам итүен һәм табигать белән бәйләнешне чагылдыра.

16 августка кадәр  һәр кеше үзенә ошаган мурал өчен үз тавышын бирә ала. Александр Поповның эшенә ярдәм итү өчен, кирәк:

♦ «Дәүләт хезмәтләре» порталына түбәндәге сылтама буенча күчәргә: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/621853/;

♦ 4 номерны сайларга – Татарстан Республикасы;

♦ «Җибәрергә» төймәсенә басарга.

Башка финалистларның эшләре белән рәсми сайтта танышырга мөмкин: https://formartpfo.ru/2026/finalists.

#ФормАрт #ФормАрт2026 #Фестиваль_уличного_икусства #Стриат_арт #ПФО #РеспубликаТатарстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International