Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында урнашкан 0.4-500 Кв (4 нче чират) Фәнни-тикшеренү сынау үзәген төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирелгән.
Бинаның җитештерү өлешенең конструктив схемасы – металл каркас, административ-көнкүреш корпусы (АБК) – монолит түшәмәле тимер-бетон каркас. Фундаменты – монолит тимер-бетон плитә. Түбә – профильле яссы мембранадан һәм эретелә торган, тышкы яктан оештырылган су агымы белән.
Төзелгән объектның төп функциональ билгеләнеше – югары вольтлы сынаулар, тикшеренүләр һәм электротехник эшләнмәләрне сынау өчен лаборатория.
Биредә шулай ук республика территориясендәге инновацион эшчәнлеккә бөтен илдән талантлы эшләүчеләрне актив җәлеп итү, энергетика өчен квалификацияле кадрлар әзерләү планлаштырыла.
ФТСҮ төзүчесе – “Искра-Волга” ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – “Стройтехнадзор” ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – “Глобал Климат” ҖЧҖ. Генераль подрядчы – “ТеплоЭнергоЦентр” ҖЧҖ.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство