Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстанда икътисадый вәзгыять турында фикер алыштылыр

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Бүген “Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүнең төп тенденцияләре турында”гы киңәшмәдә катнашучылар Татарстан икътисадының агымдагы торышы һәм аны үстерү өчен кирәкле адымнар һәм чаралар хакында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, шулай ук фикер алышуларда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика Хөкүмәте әгъзалары катнашты. 

Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья һәм шуның белән бергә республика икътисадының да үсеш темплары акрынаюны билгеләп үтте. "Билгеле бер акрынаю күзәтелә һәм без, агымдагы вәзгыятьтән чыгып, нинди чаралар күрергә кирәклекне аңларга тиеш", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Төзелеш индексын фаразлау ел нәтиҗәләре буенча 100,1 % тәшкил итә. Рентабельлек 2013 елның 9 аенда 3,6 %тан 2,8%ка кадәр кимегән - бу тармаклар арасында иң түбән рентабельлек күрсәткече, дип хәбәр итте ТР икътисад министры. 

Төзелеш тармагында, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, эшләр күләмнәрен "Алабуга" МИЗның, Иннополисның, шулай ук Кама сәнәгать кластерының үсеп баручы мәйданчыклары тәэмин итәчәк. 

"Төп үсеш нефть химиясендә, машина төзелешендә һәм безнең яңа мәйданчыкларда - Иннополиста,"Алабуга" МИЗда, Кама сәнәгать кластерында булачак, - дип белдерде Татарстан Президенты киңәшмәне йомгаклап. – Безнең нәтиҗәле юнәлешләр бар, һәм аларны үстерергә кирәк". 

ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International