Россиядә шәхси йорт төзелешен финанслауның куркынычсыз механизмнарына күчү буенча масштаблы эш дәвам итә. Агымдагы елның 1 мартыннан эскроу-счетлар кулланып 1 млн кв. метрдан артык шәхси торак төзелә башлады. Исәп-хисапларның яңа системасы процесста катнашучыларның үзара хезмәттәшлек үзенчәлекләрен җайга сала торган закон үз көченә керү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу хакта Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте.
«Шәхси торак төзелешен үстерү буенча эш үз йортын төзү процессын уңайлырак, гадирәк һәм технологик яктан яхшыртырга ярдәм итә, шул рәвешле россиялеләр өчен торак шартларын яхшырту буенча яңа мөмкинлекләр ача. Эскроу-счетлар механизмын кертү гражданнар акчаларын яклау дәрәҗәсен тамырдан арттыра һәм базарга үсеш өчен яңа импульс бирә. Без бу инструментка ихтыяҗ зур булуын һәм аңа кешеләрнең ышанычын күрәбез. 1 марттан эскроу-счетлар кулланып, мәйданы 1 млн кв. м чамасы булган 9 меңнән артык шәхси йорт төзелә башлады. Төзелешнең оперативлыгы да мөһим өстенлек булып тора: 100 кв. метрдан артык мәйданлы бер төр йортны төзүнең уртача срогы 7 ай чамасы тәшкил итә. Безнең бурыч – индивидуаль торак төзелешен үстерү темпын саклап калу гына түгел, ә территорияне барлык кирәкле инфраструктура – инженерлык, социаль, транспорт белән дә тәэмин итү», – диде Марат Хөснуллин.
Яңа стандартлар буенча эшләргә әзер 5,5 меңнән артык төзелеш оешмасы строим.дом.рф бердәм онлайн-платформасында теркәлгән инде. Бу гражданнарга подрядчыларны сайлау өчен ирек бирә. Эскроу-счетларны кулланып, шәхси йортлар төзү буенча гамәли эш башлаган компанияләр саны 2,5 меңнән артып киткән, бу 2025 елның март башына караганда 7 тапкырга күбрәк.
«Шәхси йорт төзелеше сегменты хәзер сыйфатлы трансформация этабын уза. Эскроу механизмын кертү кешеләрнең финанс куркынычларын киметә, ә подрядчыларга ташламалы финанслау инструментларына юл ача», – дип билгеләде «ДОМ.РФ» генераль директоры Виталий Мутко.
Индивидуаль торак төзелеше сегментын үстерү өчен өстәмә стимул булып эскроу механизмын кулланып эшләүче подрядчыларга ярдәм итү өчен эшләтеп җибәрелгән «ДОМ.РФ» аркылы субсидияләү программасы буенча ташламалы кредитлар бирү булды. 2025 ел ахырына кадәр гамәлдә булган программа кысаларында подрядчылар еллык 1% ставкасы буенча ташламалы кредитлар алырга мөмкин. Бүгенгә банклар эскроу-счетлар механизмы буенча 578 мең кв. метрдан артык мәйданлы шәхси йортлар төзү өчен 23,6 млрд сум максатчан акча биргән.
♦ Чыганак: http://government.ru/news/56174/