«Бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясе турында

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Хәтер һәм кайгы көне 22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. 1941 елның нәкъ менә шушы көнендә илебез тарихында иң дәһшәтле сугыш башлана. Бу көнне без үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбыз азатлыгын саклаган 27 миллион кешенең барысы өчен дә кайгы хисләре кичерәбез.

22 июньдә Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә бер үк вакытта бөтен Россиядә бер минут тынлык, бер минут матәм игълан ителә.

Бөтен ил буйлап 12:15 тә тормыш бер минутка туктый. Кешеләр баш ияләр һәм XX гасырның иң канкойгыч сугышын кичергән туганнарын һәм якыннарын искә алалар:

• телевидение һәм радио, кабельле каналлар эфирында тапшырулар туктатыла;

• сәүдә үзәкләрендә кассалар эшләүдән туктый;

• җәмәгать транспорты туктый;

• шәхси автомобильләр туктый;

• технологик цикл мөмкинлек бирә торган предприятиеләрдә дә эш туктатыла.

Барлык россиялеләрне, кайда гына булсалар да, акциягә кушылырга һәм Ватаныбызны саклап калган геройларны искә алырга чакырабыз!

#Мыпомним

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International