ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре волейбол уйнады

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Яз планета буйлап актив атлый, димәк, үз тәнеңне формага китерер вакыт. Әгәр син физик яктан белемле булсаң, күңелең дә җырлый, эшең дә бара!

Моны узган елның сентябреннән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Төзүче» («Строитель») спорт комплексы паркетына ярышларга даими чыгып килүче ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре исбатлый.

Әйтик, кичә, 2025 елның 15 апрелендә, хезмәт көне азагында алар ведомство башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин җитәкчелегендә волейбол мәйданчыгына юл тоттылар.

Күнегүләр ясалды, туп уйналды, бик күп уңай хис-кичерешләр алынды. Уен тәмамлангач, Инспекция хезмәткәрләре күмәк фотога төштеләр. Нәрсә әйтерсең инде монда? А-фә-рин!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International