ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казанның Авиатөзелеш районында Михаил Миль урамындагы «Династия» торак комплексының 3 нче яңа йортының проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә.
Торак йорт – алмашынучан 8-15 катлы. Булачак яшәүчеләр өчен төзелгән фатирлар саны – гомуми мәйданы 9590,90 кв. метр булган 221.
Йорт яны территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы белән җиһазландырылган.
Объектны төзүче – «Династия» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «ТСИ» МТ ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Спутник безопасности» ҖЧҖ. Ген. проектчы - «Армида» ҖЧҖ.