Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2025 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү турында» 2025 елның 10 мартындагы 486-р номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән оештырылды.
Ике айлыкның максаты – кыш буена җыелган чүп-чарны ачыклау һәм бетерү, территорияләрне тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик халәткә китерү. Аны үткәрү «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 54 статьясындагы 1 өлешендә күрсәтелгән капиталь төзелеш объектларына карата төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында әлеге боерыкның тиешенчә үтәлешен контрольдә тотуны һәм күзәтүне көчәйтәчәк.