2025 елның 24 мартында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Совет районындагы Константиновка торак массивында Мәктәп урамы буенча төзекләндерелгән автомобиль күперенең проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Объект составында: звенолары турыпочмаклы тишекле тимер-бетон суүткәргеч торба, субайлар, фундамент плитәсе, торба звенолары, сөзәк диварлар, өемнең сөзәклекләрен ныгыту, җир өеме, юл киеме, кисешү һәм тоташу урыннары, хәрәкәтне җайлау һәм куркынычсызлык, парапет киртәсе, суүткәргечнең тышкы челтәрләре һәм канализация, кабель линиясен үзгәртеп кору, тышкы яктырту, элемтә челтәрләрен үзгәртеп кору, локаль чистарту корылмалары.
Төзүче: «Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе» ДКУ («Главтатдортранс» ДКУ). Генераль проектчы – «ДСК Проект» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Волга-Автодор» ҖЧҖ.