«ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР ДТК инспекциясенең туры эфиры

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

2025 елның 27 мартында 10.00 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең туры эфиры узачак.

ТР ДТК инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илфарт Фәтхрислам улы Сафиуллин «2024 елда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе эшчәнлеге нәтиҗәләре» темасына чыгыш ясаячак.

Үзегезнең сорауларыгызны комментарийларда бирегез. Җаваплар туры эфир вакытында да, аның нәтиҗәләре буенча да яңгыраячак.

«ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе» берләшмәсенә сылтама:

https://vk.com/public196723033

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International