ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казанның Большая Красная урамы, 49 адресы буенча урнашкан җир асты паркингы булган яңа торак йортның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә.
Объектны 2023 елның сентябреннән сафка бастырганнар. Проект нигезендә дүрт катлы бина төзелгән. Беренче катта җәмәгать урыннары урнашкан. Монда аз хәрәкәтләнүче төркемнәргә (МГН) керү каралган. Торак фатирлар икенче каттан дүртенче катка кадәр урнашкан. Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 1600 кв. метрдан артык булган 17 фатир әзер.
Бинаның фасадлары классика элементлары белән, тышлау материалларын кулланып эшләнгән. Комплексның архитектура-планлаштыру чишелешендә әйләнә-тирә тарихи мохит белән масштаблылыкка ирешелгән.
Җир асты катында 27 машина урынына исәпләнгән автостоянка урнашкан, шуларның 4 машина урыны – бәйле (бәйле машина урыны – парковкада икеләтә урын, анда бер автомобиль икенчесе артыннан куела).
Яңа торак йорт территориясендә яшелләндерү зоналары, балалар мәйданчыгы, өлкәннәр өчен ял итү мәйданчыгы бар.
Яңа төзелгән участокта XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы бер катлы тарихи бина тора, ул мәдәни мирас объекты булып тора. Проект чишелешләре ОКН саклау зонасын исәпкә алып башкарылган. Киртә һәм капка аша тарихи бина территориясенә керү өлеше сакланып калган.
Объектны төзүче – «Казан Утлары» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Арт-Девелопмент» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Аскогрупп» төзелеш компаниясе» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Проектория» ҖЧҖ.